Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы быел аттестатлар бирү үзенчәлекләрен аңлатты.
Бишле билгеләренә аттестатны быел барлык уку фәннәре буенча «бишле» билгесенә ия булган һәм йомгаклау иншасы өчен «зачет» алган унберенче сыйныф укучылары алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Юстиция министрлыгында теркәлгәннән соң, мәгариф һәм фән министрлыгының 9 һәм 11 сыйныф укучыларына аттестатлар бирү һәм быел дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре турында боерыклары үз көченә керә", - дип аңлаттылар республика министрлыгында.
Документ нигезендә, төп гомуми белем турындагы аттестатны барлык фәннәр буенча да «канәгатьләнерлек» билгесеннән ким булмаган һәм рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен «зачет» алган тугызынчы сыйныф укучылары алачак. Бишле билгеләренә аттестатны барлык фәннәр буенча да «бишле» билгеләренә ия булган һәм рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен «зачет» алган 9 нчы сыйныф укучыларына да бирәчәкләр.
Барлык фәннәр буенча да «канәгатьләнерлек» билгесеннән ким булмаган һәм йомгаклау иншасы өчен «зачет» алган (изложение) 11нче сыйныф укучыларына урта гомуми белем турындагы аттестат тапшырылачак.
Чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатларны ышаныч кәгазе буенча, шулай ук почта аша да ала алачаклар.
Быел БДИны югары уку йортларына керү өчен имтихан нәтиҗәләре кирәк булган чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшыра. Шул ук вакытта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатлар барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да бирелә.