«Бердәм Россия» күп балалы гаилә укучыларына 495 мең сумга планшетлар сатып алачак
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге күп балалы һәм аз керемле гаиләләрнең мәктәптә укучы балалары өчен барлыгы 495 мең сумга планшетлар сатып алачак. Бу карар партиянең төбәк бүлеге президиумы утырышында кабул ителде.
«Бердәм Россия» Татарстан башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, партия әгъзалары Covid-19 йоктырган пациентлар дәвалана торган медицина учреждениеләренә һәм мәктәп укучыларын дистанцион укыту өчен гаджетлар сатып алуга акча җыйган. «Бүгенге көндә төбәк бүлеге барлыгы 1,8 млн сум акча җыйган. Бу даими әгъза кертемнәре түгел, ә максатчан характердагы аерым чаралар», — диде Марат Сәмигуллин.
Акчаларның бер өлешен Республика клиник хастаханәсе, Чаллы, Түбән Кама хастаханәләре, шулай ук Казан хосписы табиблары өчен шәхси саклау чараларын сатып алуга тотканнар, дип аңлатты ул. «Табиблар өчен 1 млн сумнан артык бәягә 1,6 меңнән артык костюм сатып алынган. Барлык костюмнарны табиблар белән килешеп сатып алганнар. Алар Татарстанда җитештерелгән.
Марат Сәмигуллин президиумга мәктәп укучылары өчен планшетлар сатып алуга калган акчаларны җибәрергә тәкъдим итте. Тәкъдим бертавыштан хупланды.
Элегрәк «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев РФ төбәкләрендә гражданнарга адреслы һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен максатчан кертемнәр җыярга тәкъдим итте. Бер көнлек хезмәт хаклары күләмендә кертемнәрне «Бердәм Россия» Татарстан башкарма комитеты хезмәткәрләре, беренчел оешмалар секретарьлары, җирле совет депутатлары күчерде.