Магистратураны Германиядә үтү мөмкинлеге
Республика кадрларын Россия һәм чит ил белем бирү, фәнни оешмаларында әзерләү һәм киредән әзерләү буенча Татарстан Республика Хакимияте грантлары программасы кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы Германиянең академик алмашу хезмәте белән берлектә конкурс игълан итте.
Ул нидән гыйбарәт соң? Татарстан Рсепубликасының югары уку йортларында төрле белгечлекләр буенча белем алучылар биредә җиңү яулый икән, алар магистратурада уку өчен стипендия алачак.
Бәйгедә 2009 елның 1 октябренә кадәр 27 яшен тутырмаган чыгарылыш курс студенты катнаша ала. Белгечлек яисә бакалавр дипломын 2007 елдан да иртәрәк алмау шарт. Аспирантлар әлеге программада катнаша алмый.
Уку дәвамлылыгы: 01.10.2009дан 31.07.2011гә кадәр. Стипендиягә ия булучылар дипломннан соңгы белем бирү системасында - Master-und Aufbaustudiengange исемле немец университеты каршында махсус курсларда укыячак. Бу өстәмә квалификация һәм югары белем алу турында немец таныклыгы (магистр дипломы) биреләчәк, дигән сүз. Уку 3-4 семестр дәвам итә. Тәкъдим ителгән белгечлекләрне түбәндәге сайт буенча табып була: www.daad.ru. Әлеге проектның бездәге кураторы - Тило ЦИНЕКЕР (tzinecker@hotmail.com) – КДУ укытучысы.