Укытучыларның өзелгән яллары ничек компенсацияләнәчәк?
Быел да Россия мәктәпләре укытучылары, гадәттәгечә, имтихан үткәрү эшенә җәлеп ителәчәк. Хәзер педагоглар ялда. Мәгариф министры Сергей Кравцов БДИны оештыруда катнашучы укытучыларга өзелгән педагогик ялларны ничек компенсацияләргә җыенулары хакында турында сөйләде.
"Укытучыларга компенсация түләүләренә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә эшләнде. Без мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары белән сөйләштек. БДИ үткәрүдә катнашачак укытучылар компенсация алачак. Ул законда каралган. Кайбер төбәкләрдә педагоглар өстәмә компенсация алачак", - дип аңлатты Кравцов.
Министр төбәк министрлыкларына ведомство сайтларында өзелгән ялны компенсацияләү турында мәгълүмат урнаштырырга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, быел БДИның төп чоры 3 июльдә башланачак. 29, 30 июньгә-сынау имтиханнары планлаштырылган.