Музыканың файдасы
12 Nov, 2008 Сылу 0
Мәктәптә балаларга музыка өйрәтү ишетү һәм моториканы гына яхшыртмый икән. Музыка тәэсирендә укучыларның башка сәләтләре дә ачыла. Мондый нәтиҗәне Гарвард университетында ясаганнар.
Тикшеренүләрдә 3 ел дәвамында пианино ясә кыллы уен коралларында уйнарга өйрәнгән 8-11 яшьлек 40 бала катнашкан. Килеп чыккан нәтиҗәләрне музыка белән шөгыльләнмәгән башка балаларның күрсәткечләре белән чагыштырганнар.
Нәтиҗәдә, музыка мәктәбендә белем алган баланың сүзлек составы байрак була. Аларга логик уйлау, игътибарлылык хас. Өстәвенә, музыка белән мавыккан укучы башка фәннәрдән дә яхшырак укый башлый икән.
Чыганак: www.5ballov.ru