Россия югары уку йортларына керүнең икенче дулкыны башлана
Россия югары уку йортларына укырга керүнең икенче дулкыны 24 августта башланачак, ә аның нәтиҗәләре 26 августта билгеле була. Югары уку йортлары өстәмә кабул итү турында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.
COVID-19 таралу аркасында кабул итү кампаниясе 20 июльдә генә старт алды. 18 августта магистратурада һәм аспирантурада укуын дәвам итәргә теләүчеләрдән бакалавриат һәм специалитет программалары буенча документлар кабул итү тәмамланды. Шулай ук өстәмә иҗади һәм профильле сынаулар тәмамланды.
Укырга керүчеләр исемлеге югары уку йортларының рәсми сайтларында урнаштырылачак.
20 һәм 21 августта югары уку йортлары өстенлекле тәртиптә укырга керүче абитуриентлардан гаризалар кабул итәчәк. Ягъни керү сынауларыннан башка һәм квота кысаларында. Аларны кабул итү турында боерык 22 августта барлыкка киләчәк.