Татарстанда 2021 елда полилингваль мәктәпләр өчен татар теле дәреслеген чыгарачаклар
Татарстанда 2021 елның 1 гыйнварына күптелле белем бирү мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен татар теле буенча дәреслек чыгарырга планлаштыралар. Бу хакта КФУның медиапорталында хәбәр ителә.
«Күптелле белем бирү комплекслары 1нче сыйныф укучылары өчен татар теле буенча дәреслек чыгару планлаштырыла, ә киләсе ел дәвамында калган дәреслекләр эшләнә», - дип сөйләде КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Институт коллективы күптелле белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр булдыру юнәлешендә эшли, шулай ук мондый учреждениеләрдә белем алачак балаларның ата-аналары өчен методик кулланмалар эшләнә, дип өстәде ул.
Җамалетдинов сүзләренчә, КФУ галимнәре һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре дистәләрчә чараны үз эченә алган билингваль һәм полилингваль белем бирү оешмалары өчен кадрлар әзерләү буенча дәүләт программасы проектын эшләгән.
Күптелле белем бирү комплекслары берничә ел дәвамында Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән оештырылган «Адымнар: белемгә һәм татулыкка юл» проекты буенча барлыкка киләчәк. Аларның кайберләрен төзү эшләре төгәлләнеп килә яки төгәлләнгән инде.