Укытучылар әзерли торган югары уку йортына керү өчен БДИның минималь баллы билгеле
10 Sep, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Россия Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерык проектын бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Мәсәлән, МПДУ га «математика» яки «физика» юнәлешләре буенча бакалавриатка керү өчен рус теле буенча БДИны минимум 45 баллга, математиканы — ким дигәндә 39 баллга, ә физиканы — кимендә 40 баллга тапшырырга кирәк булачак.
Педагогик белем алу өчен (төрле фәннәр буенча әзерлекнең ике профиле буенча) минималь баллар: рус теле — 45, математика — 39, әдәбият — 40, химия — 40, биология — 40, тарих — 40, чит тел — 45, җәмгыять белеме — 45, география — 40.