Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчалары бәйгесе башланды
23 Sep, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
22 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау) 1 этабы узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сайлап алу конкурсында мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы балалар бакчалары катнаша.
Грантның максаты мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең укыту-тәрбия процессын камилләштерү.