Татарстанда ОРВИ сәбәпле 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар
Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы сәбәпле 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.
«Нигездә, бу Казанга туры килә. Баулы һәм Чаллыда берешәр сыйныф карантинда», — диде ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе.
Шул ук вакытта, Алсу Мөхәммәтова Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр булмавын искәртте. «Көн саен вәзгыятькә мониторинг үткәрәбез, грипп һәм ОРВИ белән авыру сәбәпле ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтәбез, — дип өстәде ул. — Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматларыннан күренгәнчә, динамика сизелерлек түгел һәм ул сезонлы авырулар кысасыннан чыкмый».
Ул шулай ук алга таба вәзгыятьнең уңай якка үзгәрәчәгенә һәм мәктәп укучыларының көзге каникуллары гадәти режимда (2-8 ноябрь) узачагына ышаныч белдерде.