Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар!
Хөрмәтле укытучылар - гыйлем ияләре, киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүче мөхтәрәм кешеләр!
Белем.ру порталы коллективы исеменнән Сезнең барыгызны да бүгенге һөнәри бәйрәмегез - укытучылар көне белән котлыйбыз!
Укытучы һөнәре сезгә рухи һәм материаль байлык китерсен, эшнең тәмен, үзегезнең дәрәҗәне белеп камилләшә барыгыз, яңа үрләр яулагыз. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез авыр чакларда да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
Укытучысыз кеше булмый
Укытучысыз кеше булмый,
Ул - һава кебек кирәк.
Укытучың булмаганда
Тибүдән туктый йөрәк.
Фикерләүдән туктый башың,
Күзеңдә сүнә нурлар.
Тормышта туктап каласың,
Өзелә барыр юллар.
Укытучысыз яшәп булмый,
Теләгем сезгә шушы:
Максатка юл күрсәтердәй
Табылсын укытучы!
Раил Гатауллин. 05.10.2020