Бөек педагог Ризаэтдин бине Фәхреддин мирасын югары уку йортларында куллану
Безнең бабаларыбыз үзләренең гыйбрәтле яшәү чорында бай тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм аны буыннан буынга мирас итеп калдыра барган. Шул рәвешле, катгый үтәлергә тиешле язылмаган закон яшәп килгән, үзенә бер өзелмәс чылбыр тәшкил иткән. Әмма ни аяныч, әлеге чылбыр өзелде, һәм без бүген шуны ялгарга азапланабыз. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп – югары уку йорты — барысы бер чылбыр булып, дәвамчанлыкны саклап эш иткәндә генә тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнен ниһаять аңладык.
Соңгы елларда мәктәпләрдә, югары уку йортларында «халык педагогикасына таянып», «этнопедагогикага нигезләнеп» дигән гыйбарәләрне еш ишетәбез. Игътибар белән өйрәнсәң, Р. Фәхреддиннең хезмәтләре генә түгел, тормышы да гасырлардан килгән милли педагогикага нигезләнгәнен ачык күрәсең.
Күренекле мәгърифәтче һәм педагог Риза Фәхреддиннең туган төбәгендәге Әлмәт муниципаль институтында галимнең күпкырлы иҗади һәм фәнни мирасын өйрәнүгә шактый зур урын бирелә.
Әлмәт муниципаль институтының татар филологиясе факультетында 1998 елдан «Ризаэддин бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗади мирасы» дигән максус курс укытыла. Программа нигезендә галимнең тормышы һәм иҗаты ике чорга бүлеп өйрәнелә: ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бөек педагог Ризаэтдин бине Фәхреддин мирасын югары уку йортларында куллану | 10.34 KB |