ZAMAN Татар блогинг мәктәбенә рәхим итегез!
9-15 декабрь көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.
Чараның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру.
Бүгенге үсеш заманында яшьләр тормышында интернет зур урынны алып тора. Шуңа да яшь буынның төп мәгълүмат алу чарасы булган социаль челтәрләрне игътибарсыз калдырып булмый. Бу уңайдан татар блогерларының үсеше өчен шартлар тудыру да мөһим.
Биредә татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре чакырыла.
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар һ.б. оештырылачак.
Мәктәптә катнашу өчен гаризаны тутыру кирәк. Гаризага сылтама: https://forms.gle/KGJ5gmzioYFgKJ3j7
Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (843) 231-81-54