Казан мәктәпләрендә ата-аналар көн саен балаларның туклануын тикшерәчәк
Өченче чирек башыннан Казанның һәр мәктәбендә ата-аналар көн саен балаларның туклануын тикшерәчәк. Бу турыда шәһәр мәктәпләре директорлары җыелышында Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
«2021 елның гыйнварыннан, ягъни өченче чирек башыннан, Казанның һәр мәктәбендә ата-аналар тарафыннан көн саен балаларның туклануын тикшерү оештырылачак. Һәр уку көнендә теләге һәм вакыты булган ата-ана ашханәдә дежур тора алачак. Ул туклануның оештырылуын, ризыкның тәмен, сыйфатын һәм меню белән чагышуын бәяләячәк», — диде Ирек Ризванов.
Мәгариф җитәкчесе сүзләренчә, мәктәпләргә ата-аналарны термометрия үткәреп, саклану чаралары булган очракта кертәчәкләр. Ашханәгә зур төркем белән узмас өчен, җәмәгать контролеры ролен башкарасы килгән ата-аналар көнләп чиратка куелачак. Роспотребнадзор ата-аналарга ризыкның тәмен, сыйфатын тикшерергә рөхсәт итә, ләкин аш пешерү бүлмәсенә чит кешегә керү тыела.
Бәяләүдә субъективлык булмасын өчен, төп критерийларны колачлаган анкета формасындагы махсус чек-лист төзеләчәк. Мәктәп ашханәсе эшчәнлегенә карата канәгатьсезлек очраклары булса, хәлне уңай якка үзгәртү буенча эш алып барылыр дип көтелә.