Казанда "Әлмәндәр варислары" онлайн Халыкара театр фестивале үтәчәк
11 Feb, 2021 Фәния Фазлыева 0
Казанда танылган актер Шәүкәт Биктимеров исемендәге чираттагы “Әлмәндәр варислары” онлайн Халыкара театр иҗаты фестиваль-бәйгесе узачак.
Аны талантлы театр коллективларын ачыклау, үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне таныту максатын тоткан әлеге бәйгене Казан дәүләт мәдәният институтының Театр факультеты оештыра.
“Әлмәндәр варислары” бәйгесе берничә номинациядә үткәрелә.
- драма театры;
- курчак театры;
- мимика һәм ишарәләр театры;
- нәфис сүз;
- эстрада конферансы (соло, парлы, театр конферанслары);
- театральләштерелгән тамашалар (концерт).
Бәйгедә катнашырга теләүче коллективлардан гаризалар 21 февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә театрның мәгълүмат үзәге.