Казан халкы «Минем шәҗәрәм» конкурсында катнаша ала
Казанлылар «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына кушыла ала. Ул 30 апрельгә кадәр ике этапта – муниципаль һәм республика этабында уза.
«Минем шәҗәрәм» конкурсы тарихи аңны формалаштыруга һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә, архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Конкурс биш яшь категориясендә катнашучылар өчен уздырыла: беренче төркемдә – 1-4 сыйныф укучылары, икенче төркемдә – 5-8 сыйныф укучылары, өченче төркемдә – 9-11 сыйныф укучылары. Дүртенче төркемгә 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар һәм бишенче төркемгә 18 яшьтән өлкәнрәк шәһәр халкы керә. Җиңүчеләр һәр категориядә билгеләнәчәк. Беренче яшь төркемендә катнашучылардан тыш (1-4 сыйныфлар), бары тик индивидуаль тәртиптә генә башкарылган эшләр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен 2 апрельгә кадәр электрон рәвештә яисә муниципаль район яки шәһәр округы башкарма комитетының архив бүлеге (идарәсе) адресына почта аша гариза бирергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат белән конкурс турындагы нигезләмәдә танышырга була.