8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән!!!
8 Mar, 2021 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле хатын-кызлар! Укытучы апалар, укучы кызлар, балаларның әниләре һәм әбиләре!
Сезне чын күңелдән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Күк йөзебез аяз, күңелебез саф, теләкләребез изгедән һәм эчкерсез булсын! Саулык-сәламәтлек, йөзегездә шатлык, тормышыгызда бәхет, эшегездә һәм укуыгызда уңышлар телибез! Белемле булып булган белемнәребезне киләчәк буынга тапшырырга насыйп булсын - киләчәгебез Сезнең кулларда, хөрмәтле хатын-кызлар!
Ихтирам белән, Белем.ру коллективы