"Яман эш гөнаһ була, яхшысы – савап була". Аралашу әдәбе (7 сыйныфта тәрбия сәгате)
“Дога кылу (гарәпчә ялвару, үтенү) дингә ышанучы кешеләрнең Аллага сорау, үтенеч белән мөрәҗәгать итүе, яки аларга рәхмәтен белдерүе. Дога кылу ул – илаһи көчкә билгеле бер тәртипкә салынган сүзләр – формулалар ярдәмендә мөрәҗәгать иткәндә, аның игътибарын үзеңә тартырга һәм мәрхәмәтен, шәфкатен казанырга була дигән ышануга нигезләнгән». Ә Ризаэддин Фәхреддин болай дип язып калдырган: “Гыйбадәтләрнең иң зурысы хәрам эшләрдән саклану вә фарызларны үтәүдән гыйбәрәттер. Шуларның берсе – дога кылу”.
- Нәсимә белән мин килешеп бетмим. Бәлки лирик герой кечкенә баладыр һәм гарәпчә белмидер. Ул бит әйтә: “... иң элек кылган догам...” ди. “Иң элек” сүзе биредә “башта”, “беренче” мәгънәсендә килгән. Аннан бит безнең күбебез гарәпчә белми, ләкин без бит Ходайга үз телебездә, туган телебездә эндәшәбез. Теләкне чын күңелдән теләсәң, ул кабул булырга мөмкин. Мин монда Г.Тукай үзе турында язган дип уйлыйм. Бөтен кешенең дә гөнаһысы була.
- Мин дә шулай уйлыйм. Аны бит бәләкәй чакта әнисе бер карчыкта калдырып китә, шагыйрь шуның өчен дә кайгыра.
- Аннан соң Г.Тукай бик күп кешеләрдән көлгән, аларны тәнкыйть иткән. Мәсәлән “Печән базары яки яхуд яңа Кисекбаш” поэмасында. Ә кешедән көлү гөнаһ бит.
- Ә ул бит халык өчен тырышкан. Татар халкы белемле булсын, алга китсен өчен тырышкан. Шуңа күрә тискәре, артта калган кешеләрне тәнкыйть итә. Ул – сатирик поэма.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Яман эш гөнаһ була, яхшысы – савап була | 13.76 KB |