«Габдулла Тукай: яшьләр карашы»! күргәзмәсенә рәхим итегез
2021 елның 15 апрелендә, Тукайны искә алу көнендә, 12.30 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Татарстанның яшь рәссамнарының бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Габдулла Тукай: яшьләр карашы»! күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә Габдулла Тукайның тууына 135 ел, Габдулла Тукай әдәби музее ачылуга 35 ел тулуга, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлана.
Габдулла Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залы - Татарстан һәм Россия рәсем сәнгате осталарының, сәнгати тематик һәм шәхси күргәзмәләре даими уза торган мәйданчык. Бу юлы танылган рәссамнар – Виктор Аршинов, Озад Хабибуллин, Михаил Кузнецов һәм Александра Семенова эстафетасын үз эшләрендә танылган Тукаебызның тормышы һәм иҗаты мотивларын чагылдыручы яшь рәссамнар дәвам итә.
21 гасырда иҗат итүче рәссамнар Тукай әсәрләрен сәнгать образлары аша актуальләштерәләр, алар бүгенге көндә дәзаманчалыгын ассызыклыйлар. Тамашачылар традицион шамаилләрне хәтерләтүче искиткеч картиналарны, коллаж техникасында башкарылган портретларны, хәзерге яшьләр фәлсәфәсе белән бәйле эшләрне күрәчәкләр.
Белешмә өчен телефон: +7(843) 590-86-67