XV #әдәбимарафонның 2 меңнән артык финалисты бар
Шатлыклы яңалык - XV #әдәбимарафон финалына әлеге моментта 2035 марафончының барып җитүе турында мәгълүматыбыз бар.
Катнашучылар саны буенча Саба районы тагын иң беренче! Иң актив районнар:
1. Саба районы - 242 финалист,
2. Мамадыш районы - 144 финалист,
3. Балык Бистәсе районы - 128 финалист,
4. Апас районы - 126 финалист,
5. Биектау районы - 118 финалист,
6. Балтач районы - 109 финалист,
7. Казан шəhəре - 101 финалист,
8. Сарман районы - 92 финалист,
9. Әлмəт районы - 84 финалист,
10. Лениногорск районы - 79 финалист,
11. Арча районы - 70 финалист,
12. Буа районы - 60 финалист,
13. Минзәлә районы - 52 финалист,
14. Питрәч районы - 50 финалист,
15. Кукмара районы - 49 финалист.
Барлык финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм әдәби марафон барышында тупланган белемнәрне, рухны, омтылышны югалтмавыгызны, үзегезнең төп эшчәнлегегездә һәм укуыгызда куллануыгызны теләп калабыз (мәсәлән, мәктәп укучылары шулай ук максат куеп һәр көн тырыша һәм, туган телен кадерләп, "5" билгеләренә генә укый ала)!
Финалистлар исемлеген әлеге сылтама буенча карый аласыз: http://tat-i.net/tt/finalistlar-15