"Дуслык күпере" проекты (шигаре: "Дуслык белән көчле без!")
Проектның кыскача аңлатмасы.
Элек-электән татар яшьләре үзләренең активлыгы, тормышка карашлары, яңалыкка омтылучанлыклары белән аерылып торганнар. Милләтебезне, телебезне саклап калу, үстерү юнәлешендә татар яшьләре һәр яңалыкның башында торганнар. Галим Җәүдәт Миңнуллин үзенең бер мәкаләсендә Россия империясендә 650 ләп төрки – мөселман оешмалары булуы турында яза. Аларның 450се – татарныкы булган. Шундый оешмаларның берсе 1906 елның 21 нче декабрендә Казанның мәшһүр Болгар кунакханәсендә оеша. Анда беренче тапкыр татар мөселман яшьләре җыелып, "Шәрык" клубы кичәләрен үткәрә башлыйлар: лекцияләр, диспутлар, концертлар, бәйрәмнәр уздырганнар, язучылар шыгырьләрен укыганнар. 1912 елда клуб штатына «Сәйяр» труппасы артистлары да алынган. Алар атнага ике тапкыр спектакль куйганнар. Клуб эшендә шушы чорларда милләтнең күренекле язучылары, артистлары, җурналистлары актив катнашканнар. ”Шәрык клубы” татар дөньясына үзенә бер җанлану, яңарыш алып килгән. Ул татар мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә әһәмиятле роль уйнаган милли-агарту оешмасы булып торган.
Әлеге проект нигезендә татар халкының шушы онытыла барган клуб эшчәнлеген яңарту, мәктәп, район кысаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче, татар сыйныфларында белем алучы укучы яшьләрне бергә берләштереп, әдәби утырышлар үткәрүне күздә тота. Әдәби утырышлар үз эченә әдәбият, сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән укучыларны таныштырып торуны, төрле әдәби чаралар уздыруны, туган телдә матур итеп аралашуны, онытыла барган гореф – гадәтләребезне, традицияләребезне, уеннарыбызны өйрәнүне планлаштыра.
Проект эшчәнлегендә Яңа Чишмә гимназиясе, Шахмай урта мәктәбе, Зирекле лицее укучыларын бергә берләштереп, елына 3 утырыш үткәрү планлаштырыла. Проект 2017-2018 нче елдан бирле тормышка ашырыла. Һәрбер утырыш чиратлап төрле мәктәптә уздырыла. Алдан район мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән килешенеп, укучыларны алып бару өчен автобуслар бирелә. Утырыш планнары алдан милли мәгариф бүлеге методисты Нурхаметова Гөлчәчәк Халит кызы белән раслана.
Эшебезнең кечкенә генә уңышлары да бар. Шушы проектта 2 ел катнашкан, бүгенгесе көндә Казандагы физкультура һәм спорт институтының 1 курс студенткасы Айсылу Кадырова “Яз гүзәле – 2021” республика бәйгесендә катнашып, “Иң иҗади кыз” номинациясендә җиңү яулады.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Дуслык күпере" проекты | 1.49 MB |