«Виртуаль татар теле кабинеты» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
10 апрельдән 30 апрельгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автономияле учреждениесе белән берлектә оештырылган «Виртуаль татар теле кабинеты» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Азнакай муниципаль районының «Актүбә шәһәр тибындагы 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлназ Шагалиева I дәрәҗә җиңүче булып танылды.
Татарстан Кайбыч муниципаль районының Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Илсинә Шакирова II дәрәҗә җиңүче булды.
Казан шәһәре Совет районының «159нчы лицей» укытучысы Лилия Галимуллина III дәрәҗә җиңүче исемен алды.
Бәйге татар телен һәм әдәбиятын дидактик һәм методик тулыландыруны актуальләштерү максатыннан үткәрелде. Ул татар шагыйре Тукайның 135 еллыгына һәм Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланды, диелә хәбәрдә.