Кайгыгызны уртаклашабыз!
11 May, 2021 Фәния Фазлыева 0
Бүген Казанның 175 нче мәктәбендә булган атыш бөтен дөньяны тетрәндерде. Соңгы мәгълүматлар буенча биредә тугыз кеше һәлак булган, 21 зыян күрүче хастаханәгә озатылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 майда республикада матәм көне дип игълан итте. Иртәгә Казан мәктәпләрендә укулар булмаячак.
Атыш вакытында балаларын, туганнарын югалткан ата-аналарның, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Алар кичергән тирән борчуларны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый! Сабырлык телибез... Барлык зыян күрүчеләргә тизрәк савыгып өйләренә кайтырга насыйп булсын иде.