Казан укытучыларын спектакль әзерләргә чакыралар
«Живой город» фонды Казан укытучыларын театр эскизында катнашырга чакыра.
«Безнең укытучылар катнашында спектакль әзерлисебез килә. Безнең әле әзер идеябез дә юк. Яхшы педагоглар белән танышып, аларның ничек яшәвен беләсе иде», — дип яза оештыручылар.
Эскизны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, «Алтын битлек» лауреаты булган драматург Динә Сафина һәм актриса Елена Калаганова командасы әзерли. Алар катнашучылар белән бергәләп тә, аерым-аерым да очрашырга әзер.
"Инде сигезенче ел рәттән һәр җәйне Казанда «Город АРТ-подготовка» театраль лабораториясе эшләп килә. Заманча театр, сәхнә теле кебек төшенчәләрне киңәйтеп, без театрны шәһәр территориясенә алып чыгабыз. Быелгы лаборатория «Театр горожан» шәһәр кешеләре театрына багышланган. Лаборатория көннәрендә дә без казанлылар белән бергә берничә проект эшләргә җыенабыз", - ди оештыручылар.
Шундый проектларның берсе - Казан укытучылары. Оештыручылар Казан укытучылары катнашачак һәм Казан укытучыларына багышланачак спектакль әзерләргә тели. Спектакльнең идеясе укытучылар белән танышып аралашудан туарга тиеш. Үз тарихы, үз күзаллаулары белән бүлешергә әзер укытучыларны эзлиләр.
Сез шундый укытучыларның берсе булсагыз, түбәндәге гаризаны тутырыгыз яисә проект турында таныш укытучыларыгызга сөйләгез.
>> ПРОЕКТТА КАТНАШЫРГА ӘЗЕР УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН АНКЕТА-ГАРИЗА
Шулай ук «Живой город» фонды Казанда эшләүче мәктәп укытучыларын спектакль әзерләргә чакыра. Спектакльнең каралама варианты «Город АРТ-подготовка: Театр горожан» театраль лабораториясе кысаларында эшләнәчәк. Лаборатория 2—13 июнь көннәрендә үтә.
Эскизда катнашу өчен һичнинди махсус әзерлек кирәкми. Команда белән очрашулар һәм репетицияләр катнашучыларга уңайлы вакытка көйләнәчәк.
Проектта катнашырга әзер укытучылар өчен без кыска гына анкета-гариза әзерләдек. Анкета сорауларына җавап бирегез, һәм мөмкинлегегез булса, таныш укытучыларыгызга да җибәрегез.
Анкеталар 2021 елның 2 июненә кадәр кабул ителә.
Эскизлар 12 һәм 13 июньдә күрсәтеләчәк.
Фото: https://tatar-inform.ru