Инвалид-балалар реабилитация үзәкләре интернет-сыйныфлар һәм автобуслар алачак
Россиянең 58 регионы Россия Федерациясенең Сәламәтлекне саклау һәм социаль үсеш министрлыгына сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәкләренең интернет-сыйныфларын җиһазлау һәм автотанспорт белән тәэмин итү өчен гаризалар юллаган.
20нче ноябрьдә Дмитрий Медведев инвалид-балаларга социаль ярдәм күрсәтү максатыннан, Россия Президенты фондыннан 80,01 млн сум бүлеп бирергә карар кылды. Әлеге суммага интернет-сыйныфлар булдырылачак, махсус инвалид-балаларны йөртүгә җайлашкан автобуслар сатып алыначак. Фондтан алынган акча гариза юллаган регионнар арасында бүленәчәк. Җиһазларга исә конкурс нигезендә субъектларның үзләрендә заказ ясаячаклар.
Бу чаралар сәламәтлекләре чикләнгән балаларга яңа мөмкинлекләр ачу өчен эшләнә. Хәзер белем алу, аралашу, тирә як дөнья белән танышу күпкә җиңеләергә тиеш.
Министрлык биргән мәгълүматларга караганда, 2008 ел башына Россиядә 294 реабилитация үзәге исәпләнгән. 2007 елда аларда 265,3 мең бала һәм үсмер савыктыру узган.