Җәйге лагерьга юллама бәясенең яртысын каплауга өстәмә 4,5 млрд сум бүлеп биреләчәк
Россия Федерациясе Хөкүмәте бала өчен җәйге лагерьга юллама бәясенең яртысын ата-аналарга кайтару өчен өстәмә 4,5 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин. Бу хакта ул Россия министрлар кабинеты утырышында белдерде.
"Катлаулы елдан соң балаларга сәламәтлекне ныгыту, күп тәэсирләр алу, яңа дуслар табу өчен бу бик яхшы мөмкинлек. Май аенда без мондый максатларга 5 миллиард сум акча җибәрдек инде. Бүген өстәмә 4,5 миллиард сум акча бүлеп бирәбез. Бу балалар ялы бәясенең бер өлешен каплау программасы рәсми башланганчы балалар өчен юлламалар алган ата-аналарга компенсация түләргә мөмкинлек бирәчәк. Һәм тагын 220 меңнән артык бала дәүләт ярдәме белән җәй көне файдалы шартларда ял итә, көч җыя һәм вакытны файдалы итеп үткәрә алачак ", — диде Михаил Мишустин.
Программа 25 майда башланып, 15 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Программа нигезендә балалар лагерьларына түләнгән юлламалар бәясенең 50%ы кире кайтарылырга тиеш. 20 мең сумга кадәр кайтарырга мөмкин булачак.
Юлламага тотылган акчаның бер өлеше автомат рәвештә "Мир" картасына биш эш көне дәвамында күчереләчәк. Программадан 350 меңнән артык гаилә файдалана алачак. Программада катнашучы төбкләр исемлеген Туризм буенча федераль агентлык билгеләячәк.
Элегрәк Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламаны игълан итү барышында балалар ялын һәркем өчен мөкин булырдай итәргә кирәк, дип белдерде. Ул быел балалар җәйге лагерьга йөргәндә путевка бәясенең яртысын кире кайтарырга тәкъдим итте.