«Милләтебез хәзинәләре» балалар лагере чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерә
1-18 июнь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәге базасында, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла торган, «Милләтебез хәзинәләре» сменасы узды.
Сменаның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Бу елны сменага Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь крае, Әстерхан, Иваново, Мәскәү, Краснодар, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Оренбург, Новосибирск, Кострома, Свердлау, Төмән, Тверь, Рязань өлкәләреннән балалар килде.
Унсигез көн дәвамында балалар көн саен татар теле дәресләренә һәм вокал, бию, кул эшләре, ораторлык осталыгы, үз-үзеңне үстерү кебек иҗади остаханәләргә йөрде. «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы», «КВН» бәйгеләре һәм спорт ярышлары уздырылды. Сменаның һәр көне аерым бер темага багышланган иде: Туган тел көне, Халыклар бердәмлеге көне, Көлке көне, Дуслык көне һ.б. Үткәрелгән чараларның һәрберсе балаларның сәләтләрен ачуга, аларда татар халкының милли яшәешенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән.
Өстәмә мәгълүмат: 231-81-54