Россия мәктәпләрендә финанс грамоталылыгын укытачаклар
Россия мәктәпләре беренче-тугызынчы сыйныфларда финанс грамоталылыгын укыта башлаячак, диелә Үзәк банк матбугат хезмәте хәбәрендә.
Яңа белем бирү стандартлары буенча беренче һәм бишенче сыйныфларда белем бирү 2022 елның 1 сентябреннән башлана.
"Финанс грамоталылыгын мәҗбүри укыту башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларында беркетелгән, алар Россия Банкының актив катнашында эшләнгән", - диелә пресс-релизда.
Башлангыч мәктәптә финанс грамоталылыгы элементлары "Математика" һәм "Әйләнә-тирә дөнья", ә бишенче - тугызынчы сыйныф укучылары өчен "Җәмгыять белеме", "Математика" һәм "География"фәннәрендә укытылачак.
Мәктәп укучыларын гаилә керемнәрен һәм чыгымнарын анализларга, шәхси финанс планын төзергә өйрәтәчәкләр. Бишенче-тугызынчы сыйныфларда укучылар эшмәкәрлек эшчәнлеге куркынычларын, финанс оешмаларының намуссыз практикаларын һәм финанс мошенниклыгының төрләрен бәяләүгә күчәчәкләр. Математик биремнәрнең бер өлеше товар бәяләрен, сатып алу һәм хезмәт күрсәтү бәясен, салымнарны исәп-хисаплауга багышланачак, география дәресләрендә кешенең тормыш сыйфатын, гаилә һәм финанс иминлеген билгеләү өйрәнеләчәк.
Моннан тыш, укучылар гади формалар һәм документларны мөстәкыйль төзергә һәм тутырырга өйрәнәчәкләр.
"Инде хәзер үк, Мәгариф министрлыгы, Россия Банкы һәм Финанс министрлыгының уртак эше нәтиҗәсендә, Россия мәктәпләренең 86% ы үз уку планнарына финанс грамоталылыгын үз эченә ала, һәр бишенче мәктәптә бу мәҗбүри дәрес. Яңа белем бирү стандартларын кертү, үз керемнәре белән ничек эш итәргә, акчаны ничек арттырырга һәм финанс алдакчыларыннан сакларга мөмкинлек бирәчәк",- ди Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецовның матбугат хезмәте.