Мәктәп укучылары бушлай программалау серләренә төшенә алачак
Югары сыйныф укучыларына программалау буенча ике еллык укуны бушлай узарга тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта РФ вице - премьеры Дмитрий Чернышенко Стратегик үсеш һәм милли проектлар советы утырышында хәбәр итте.
"Хөкүмәтнең IT-өлкәдәге яңа инициативаларына аерым тукталасым килә. Югары сыйныф укучыларына программалауның заманча телләренә ике еллык укуны бушлай уздыру мөмкинлеге бирәчәкбез", - диде ул.
Вице-премьер бу бик мөһим инициатива, чөнки нәкъ менә шул яшьтә балалар киләчәк һөнәрен сайлый, дип өстәде.
Аның сүзләренчә, инициатива югары уку йортлары студентларына да кагыла. Алар өчен цифрлы кафедралар булдырылачак, анда алар бер яки ике ел дәвамында өстәмә IT-белгечлек алачак. Шулай ук быел Хөкүмәт эре компанияләр белән партнерлыкта алдынгы инженер мәктәпләре булдыру буенча инициативаны башлап җибәрәчәк, бу инженер кадрларын әзерләүне тамырдан үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Чернышенко. Моннан тыш, университет технологик эшкуарлыгы платформасы эшли башлый, ул яшьләрне үз идеяләрен, эшләнмәләрен алга этәрүгә, базар өчен конкрет продуктлар, карарлар булдыруга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аның кысаларында студентлар өчен стартап - студияләр, акселераторлар ачылачак, уку вакытында мондый стартаплар булдыру өчен грантлар каралган.