Татарстан халыклары мәдәниятен, телен үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга 38 оешма дәүләт финанс ярдәме алды
2021 елның беренче яртыеллыгында Татарстан халыклары мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга 38 оешма 58 млн 992 мең сумлык дәүләт финанс ярдәме алды.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында шул хакта әйтте. Утырыш беренче яртыеллыкта ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган иде.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2021 ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак расланды. Шунлыктан, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма проектларына басым ясалды», – диде Натфуллин.
2021 елның беренче кварталында Татарстан халыклары мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен социаль юнәлешле коммерцияле булмаган биш оешма финанс ярдәме алды, икенче кварталда – 33 оешма.
Аларның утызы Татарстан Хөкүмәте тарафыннан ил төбәкләрендә этномәдәни проектларны тормышка ашыра торган иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү буенча уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча грант алды. Грантларның гомуми суммасы 10 млн сумлык булды.