Теләге булган һәр укучыга «Сириус» үзәге курсларында белем алу мөмкинлеге бар
«Сириус» мәгариф үзәге курслары һәр укучыга үзен кызыксындырган предметларны тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә.
«Фән» юнәлеше җитәкчесе урынбасары Алексей Горбачев «Мәгариф мохите» онлайн-программасы эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең максат — һәркемгә яңа белем алу мөмкинлеге бирү. Бу — мәктәп программасы кысаларында белем алу өчен яхшы старт. Курсларда һәркем шөгыльләнә ала, моның өчен интернетка керү генә кирәк», — дип искәртте ул.
Алексей Горбачев курсларның математика, физика, химия, информатика фәннәрен тирәнтен өйрәнүне күздә тотуын да билгеләп үтте. Мондый форматта шөгыльләнгән егетләр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
«Сириус» программаларына кушылып, педагоглар да үз квалификациясен күтәрә ала. Бу шулай ук укучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итәчәк.