Мәгариф министрына ата-аналар сорауларын җыю башланды
3 Aug, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
2021 елның 28 августында VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы була: Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов туры эфирда укучыларның ата-аналары сорауларына җавап бирәчәк. Аралашу илнең төрле төбәкләреннән кергән диалог форматында узачак. Туры эфирны онлайн-трансляция кысаларында күзәтергә мөмкин булачак.
Министрга сорауны 2021 елның 20 августына кадәр Гомумроссия ата-аналар җыелышы сайтында, сораулар җыю өчен махсус биттә бирергә мөмкин.