Р.Фәхреддин хезмәтләрен дәрестән тыш эшләрдә файдалану тәҗрибәсеннән
Җәмгыятебез әхлагын югалта, әдәп, рухи тазалык какшый. Әхлак – тормышны чишмә суыдай сугарып, сафландырып торучы көч ул.
Һәрберебезнең әхлагыннан, яшәү рәвешеннән җәмгыятебезнең тулаем әхлагы барлыкка килә. Аның асылын исә әдәплелек, шәфкатьлелек, аралашу матурлыгы, тыйнаклык кебек сыйфатлар тәшкил итә. “Иман, иманлы булу, дөнья һәм Ахирәтне барлыкка китергән Аллаһка ышану кешенең тумыштан ук килә торган бер сыйфатыдыр. Ә нигә соң адәми затлар җәмгыятендә камиллек юк? Ни сәбәптән кешеләрнең яшәешендә һәртөрле җитешсезлекләргә урын табыла? Чөнки адәми затлар үзләренә тумыштан ук хас булган илаһи нигъмәт – иманны санга сукмыйлар”, - дип язган Рамил Юныс үзенең “Кайдан килдек, нигә килдек, кая барабыз?” дигән мәкаләсендә.
Әйе, кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелде, наркомания, СПИД мәктәп бүлмәләренә үтеп керде, җинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата.
Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Аны, бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына халык нинди генә афәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамаячак. “Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр”,- дигән бөек якташыбыз.
Мәктәбебездә тәрбия эше дә халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, тапкыр фикерләренә, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләп алып барыла.
Галимнең “Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк”, – һәм “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән сүзләрен эш девизым итеп алдым.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Р.Фәхреддин хезмәтләрен дәрестән тыш эшләрдә файдалану тәҗрибәсеннән | 13.15 KB |