Татарстан укучысы Европа олимпиадасында информатикадан беренче урын алды
Татарстан укучысы Ренат Кәримов мәктәп укучыларының информатикадан бишенче EJOI 2021 Европа яшүсмерләр олимпиадасында беренче урынны алды.
«Яшь программистлар укучыларның информатикадан бишенче EJOI 2021 Европа яшүсмерләр олимпиадасында искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Дүрт укучыдан торган Россия җыелма командасы дүрт алтын медаль яулады, шул ук вакытта Татарстаннан Ренат Кәримов абсолют беренче урынны алды, ә Мәскәүдән Иван Пискарев абсолют өченче урынны алды», — дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС.
Олимпиада дистанцион форматта булу сәбәпле, катнашучылар рекордлы санда иде. Анда 30 илдән 107 рәсми катнашучы, шулай ук конкурстан тыш 64 укучы үзен сынап карады.
EJOI Олимпиадасы 26 һәм 27 августта ике этапта узды. Ике көн эчендә катнашучылар информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча белемнәрен күрсәтте. Алар алгоритм буенча 6 мәсьәлә чиште.