Укытучылар көне белән!
Без укытучыларның кадерләре бетеп барган чорда яшибез... Укытучыларның кадерләре бетеп бара, бары тик чын укытучыларның гына кадерләре арта.
Укытучы дигәндә - Казанда чын укытучылар әзерли торган вуз калмады да ахрысы инде. Укытучылар әзерли торганнары берән-сәрән бар, әмма анысы да республика мәктәпләрен укытучылар белән тиешенчә тәэмин итәрлек дәрәҗәдә түгел, дип саныйм. Татар телендә җитди белем бирә ала торган укытучылар әзерләү юк та юк инде ул (татар физикларын, татар химикларын һ.б.). Тиздән мәктәпләрдә укытучысызлык кризисы башланачак.
Инде бүген вакансиясез мәктәпләр бармы икән ул? Бик сирәктер... Укытучылар көнендә республикабыз җитәкчелеге шушы мәсьәләне хәл итсен иде, дигән теләктә калам.
Хөрмәтле чын укытучылар! Җаны-тәне белән укытучылар! Зур хәрефтән УКЫТУЧЫЛАР!!!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Дәрәҗәгез артсын, белемегез артсын, акыллы, тәрбияле һәм тормышта уңышка ирешкән укучыларыгыз саны арта барсын!
Безнең BELEM.RU порталы дустыгыз һәм киңәшчегез булсын!
Раил Гатауллин