«Тере тел - тере милләт» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
«Тере тел - тере милләт» республика конкурсы ел саен Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Конкурс Татарстанның дәүләт телләрен һәм республиканың башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү темасын чагылдыра торган иң яхшы проектларны ачыклауга юнәлтелгән.
Гаризалар һәм иҗади эшләр 2021 елның 20 сентябреннән 17 октябренә кадәр биш номинациядә кабул ителә:
- «Интернет» челтәре өчен иң яхшы медиа ресурс проекты»;
- «Иң яхшы мәгълүмати кампания проекты»;
- «Туган тел турында иң яхшы проморолик проекты»;
- «Интернет» челтәрендә туган телне яклап үткәрелгән иң яхшы интернет-акция проекты»;
- «Туган телен популярлаштыручы иң яхшы Инстаграм аккаунты / ВКонтактеда төркем проекты».
Һәр номинациядә иң яхшы эшләрнең авторлары үз проектларын тормышка ашыруга һәм үстерүгә грантлар алачак. Быел призлы грантларның гомуми суммасы 500 мең сумны тәшкил итәчәк.
Гаризалар һәм кирәкле документлар пакеты кәгазь чыганакта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан ш., Кремль ур., 8, 2 кат, 219 номерлы кабинет, ИТ-бергәлекнең үсеш секторы. Яисә «Тере тел - тере милләт» конкурсы» дигән тамга белән почта аша да кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 221 19 26.
Конкурс турында өстәмә мәгълүмат Дәүләт программасының рәсми сайтында урнаштырылган: https://tel.tatar.ru/