III ачык Интернет-педсовет нәтиҗәләре
“Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында үзебездә эшләнгән ирекле программа тәэмин ителешен кертү” темасы астында III ачык Интернет-педсовет тәмам. Биредә төп басым, игътибар пдагогик укулар бәйгесенә ясалды. Министрлык матбугат үзәге биргән мәгълүматларга караганда, аеруча Казан шәһәре һәм Алексеевск, Кукмара, Тәтеш муниципаль районнары мөгаллимнәре тәкъдим ителгән эшләр югары бәяләнә.
Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау кәгазьләре белән түбәндәге педагоглар бүләкләнде:
• Казан шәһәре Мәскәү районының М.С. Устинова исемендәге 102нче гимназиясеннән биология укытучысы Акшаева Е.Ю.;
• Кукмара районы Кәркәвеч авылы урта мәктәбенең информатика укытучысы Әхмәтҗанов И.А.;
• Тәтеш районы Олы Шәмәк авылы урта мәктәбе информатика укытучысы Лашманов И.В.;
• Казан шәһәре Совет районының 125нче гимназиясе иформатика укытучысы Миңнуллина А.Н.;
• Казан шәһәре Авиатөзелеш районының, 145нче лицее информатика укытучысы Садриев В.Э.;
• Алексеевск районы Олы Ялан урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Чичирова М.А.;
• Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының мәгълүмати компьютер мәгариф технологияләре лабораториясенең мөдире Рябова А.А.