Татарча Википедия Татнетны үстерү фонды белән берлектә «ФГОС.wiki» вики-марафонын үткәрә
9 Nov, 2021 Фәния Фазлыева 0
30 октябрь-14 декабрь көннәрендә Татнетны үстерү фонды белән берлектә Татарча Википедия «ФГОС.wiki» вики-марафонын үткәрә.
Бәйгенең максаты:
- Татнетны мәгариф һәм фән темаларында татар телле ирекле хокуки лицензияле энциклопедик эчтәлек белән баету;
- Белем һәм академик дисциплиналар турында гамәлдәге материалны яхшырту яки энциклопедик кыйммәттәге яңа контент булдыру;
- Викимәгълүмат белем базасы элементлары тамгаларын тәрҗемә итү аркылы дөньяның бар эзләгечләре һәм ясалма интеллект системаларына телләрне өйрәтү;
- Россия һәм кече туган як тарихы, мәдәнияте һәм географиясе темаларына бәйле белемне Татарча Википедия мәкаләләре һәм күптелле машина укырлык семантик Викимәгълүмат элементларының бәйлелеген үстерү аркылы дөньяга танытуга өлеш кертү.
Тәртибе:
- Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә теркәлгән һәрбер кулланучы катнаша ала.
- Кимендә 500 сум алуга хокук алган катнашучылар финалист буларак таныла. Алар өчен дипломнар әзерләнә.
- Баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Википедиядә ФГОС илчесе» (ингл. Wikipedia State Education Standard Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була.
- Бәйге чикләрендә Википедия/Викимәгълүматны баетканнары өчен катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Конкурсны ел саен уздыру күздә тотыла.
Тулырак әлеге сылтама аша күчеп карый аласыз: https://w.wiki/4JLJ