ТР Милли китапханәсе гыйнвар аенда уза торган китап күргәзмәләренә чакыра
15 Jan, 2022 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
ТР Милли китапханәсе гыйнвар аенда узучы китап күргәзмәләренә чакыра.
Балалар залында «Кар. Китап өермәсе» темасына китаплар җыелган. Кыш, тынычлык һәм «салкын хюгге».
Яшүсмерләр өчен «Реаль могҗизалар» күргәзмәсе әзерләнгән. Бу күргәзмә көндәлек тормышта да гаҗәеп әйберләрне күрү турында.
Классик залда — ХХ гасыр сәнгате турында китаплар.
Китапханәдә керү QR-код буенча, саклану чараларын онытмагыз.