Иртәгә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк
18 Feb, 2022 Раил Гатауллин 0
Иртәгә, 19 февраль көнне (Халыкара туган телләр көне алдыннан), беренче мәртәбә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» россиякүләм дәрәҗәдә фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.
Оештыручылар: «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, Татнетны үстерү фонды, Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе» МБГББУ.
Конференциянең программасы белән Белем.ру порталының ЧАРАЛАР бүлегендә урнаштырылган конференция битендә танышырга мөмкин.