«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде
20 Feb, 2022 Раил Гатауллин 0
Кичә, 19 февраль көнне (Халыкара туган телләр көне алдыннан), Казан шәһәрендә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» - «Язык, общество и информационные технологии» I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Конференциянең пленар утырышы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының киңәшмәләр залында Zoom-трансляция кулланып үткәрелде. Секцияләр исә 16 нчы татар-инглиз гимназиясе базасында, шулай ук Zoom-трансляция кулланып оештырылды.
Конференция турында тулырак мәгълүмат һәм җиңүчеләр исемлеге белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татнетны үстерү фонды һәм Казан шәһәренең 16 нчы гимназиясе сайтларында танышып булачак.
Фотогалерея: