21 февраль - 15 апрель көннәрендә «Татар 4.0» вики-марафоны үткәрелә
21 Feb, 2022 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бәйгенең максаты — татарлар этник төркеменә бәйле тарихи, бүгенге һәм көтелгән вакыйга/вәзгыятьләргә караган бар темалар буенча гамәлдәге материалны яхшырту яки энциклопедик кыйммәтендәге яңа контентны булдыру.
Бәйгедә катнашу өчен https://w.wiki/4rrG адресы буенча күчәргә һәм, катнашырга теләк белдереп һәм кагыйдәләр белән танышып, "Катнашам" төймәсенә басарга кирәк.
Баллар буенча алдынгы 3 катнашучы «Википедиядә татарлар илчесе - 2022» (ингл. Wikipedia Tatars Ambassador 2022) дәрәҗәсенә лаек булачак.
"Призлар фонды Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тәкъдим ителә" - дип язылган бәйге битендә.