«Яшь вебмастер» - «Юный вебмастер» IT-бәйгесе игълан ителә!
9 Mar, 2022 Раил Гатауллин 0
Белем Академиясе Иннополис лицее белән берлектә һәм Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Яшь вебмастер» - «Юный вебмастер» дип исемләнгән республикакүләм IT-бәйге игълан итә.
Бәйгедә Татарстан Республикасының 5-11 сыйныф укучылары 7 номинациядә татар һәм рус телләрендә чыгышлар ясап көч сынаша ала. Әлеге бәйге "Яшь татнетчылар" дип исемләнгән бәйгегә алмашка килде, дип әйтә оештыручылар.
Номинацияләр:
- CMS кулланып ясалган иң яхшы адаптив сайт • Лучший адаптивный web-сайт с использованием CMS;
- Кулдан язылган иң яхшы адаптив web-сайт • Лучший адаптивный самописный web-сайт;
- Иң яхшы адаптив usability/UX дизайн • Лучший адаптивный usability/UX дизайн;
- Иң яхшы web-сервис • Лучший web-сервис;
- Иң яхшы чат-бот (функциональ скрипт) • Лучший чат-бот (функциональный скрипт);
- Иң яхшы онлайн-уен • Лучшая онлайн-игра;
- Иң яхшы мобиль кушымта • Лучшее мобильное приложение.
Бәйге 3 этаптан тора, I этапта конкурс материалларын 27 мартка кадәр оештыручыларга https://forms.yandex.ru/cloud/62081c05c65833e701c88b0c/ адресы буенча юлларга кирәк.
Тугызынчы апрель көнне Иннополис лицеенда бәйгенең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү оештырыла.
Тулырак мәгълүматны беркетелгән НИГЕЗЛӘМӘдә таба аласыз
Конкурслар бите:
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус:
Статус: тәмам