Гагаринның космоска очуына – 61 ел.
12 Apr, 2022 Рәмилә Мансурова 0
Ел саен 12 апрельдә безнең илдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1961 елның шушы көнендә совет космонавты Юрий Алексей улы Гагарин, «Байконур» космодромыннан старт алып, «Восток-1» космик корабында дөньяда беренче тапкыр Җир шары тирәли очыш ясый. Бу очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итә. Җиргә уңышлы гына кире әйләнеп кайтып ул кешелек дөньясы өчен галәмгә юл ачты.