Татарстан галимнәре республика һәм Россиянең нефть компанияләре проблемаларын хәл итә ала
Бүген Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге президиумының чираттагы утырышында “Табигый битумнарны эшкәртүнең һәм нефть химиясе чималын алуның фәнни нигезләрен һәм технологияләрен эшләү” дигән доклад тыңланды.
Докладны Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты нефть һәм битумнар эшкәртү лабораториясе башлыгы Исмәгыйль Хөснетдинов ясады, дип хәбәр итә Казан фәнни үзәге матбугат хезмәте.
Доклад табигый битумнарның сутлы чималын эшкәртүгә җәлеп итү, юллар төзү өчен үзле матдәләр алу һәм нефть химиясе процессларын интенсификацияләү проблемаларына багышланган. Татарстан галимнәренең эшләре ТР һәм РФ нефть компанияләренең чималны үткәргеч торба транспортына әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк җәлеп ителгән чит ил компанияләре безнең төбәк өчен кулай технологияләр тәкъдим итә алмаган. Татарстан галимнәренең технологияләрен хәзерге вакытта ТР Инвестиция-венчур фонды катнашында кече нефть компанияләренә кертү планлаштырыла.
Чыганак: "Татар-информ"