Башкортстанда татар теле укытучылары киңәш корды
Башкортстанның Благовещен районындагы Ильина Поляна авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе бу көннәрдә милләт укытучыларын җыйды.
Биредә район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар-киңәшмәсе булып үтте. Районда татар теле тугыз мәктәптә укытыла. Семинарда Благовещен шәһәренең 1 нче санлы гимназиясеннән, 4 нче мәктбеннән һәм Төрешле, Изәк авыллары мәктәпләреннән мөгаллимнәр катнашты.
Ильина Поляна урта мәктәбендә татар балаларына ана телен һәм әдәбият дәресләрен тәҗрибәле укытучы Миләүшә Вершинина алып бара. Семинарда катнашучылар аның бишенче сыйныфта үткәргән әдәбият дәресен карады. Миләүшә Фәнис кызы уздырган бу дәрестә милләт балалары Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен үзләштерде. Иң элек алар әкиятне сәнгатьле итеп укыды, аннан соң аның эчтәлеген, мәгънәсен аңлатты. Алар авторның нәрсә әйтергә теләгәнен яхшы төшенүен күрсәтте.
Семинар барышында татар укытучылары “түгәрәк өстәл” сөйләшүе дә оештырды. Анда алар үзләренең алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, киләчәккә уй-ниятләре хакында сөйләде.
Чыганак: "Татар-информ"