Зилә Вәлиева: “Төп бурычыбыз — Г.Исхакый мирасын яшь буынга тапшыру”
11 декабрьдә Казанда “Гаяз Исхакый иҗаты: хәзерге караш” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли җыен уза. Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән күпсанлы галимнәрне туплаган бай фәнни тикшеренү программасы нигезендә үткәрелүче конференция эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты.
Кунакларны сәламләп, Зилә Вәлиева Г.Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланган әлеге җыенның инде күптән көтелгән чара булуын билгеләп үтте. “Бүгенге конференцияне олуг әдипнең бәһасез мирасын халыккка кайтару юнәлешендә беренче адымнар дияргә була, - ди мәдәният министры. — Билгеле булганча, Г.Исхакый иҗаты туган иленә — милли татар әдәбиятына үзгәртеп кору чорында шаулап килеп керде. Ул — эзләрлекләүләргә дучар булган фаҗигале шәхесләребезнең берсе. Шуңа да, аның инде галимнәребез тарафыннан өйрәнелә башлаган мирасын яшь буынга тапшыру — төп бурычыбыз булып тора.
Г.Исхакыйның иҗаты томлыкларда да дөнья күрергә тиеш. Бу эшне исә чит ил галимнәре белән берлектә башкарып, аны 30 томлык итеп чыгарсак, бик тә отышлы булыр иде”, - диде Зилә Вәлиева һәм язучының Казанда музеен булдыру кирәклеге турында да әйтеп узды.
Билгеле булганча, язучының юбилее уңаеннан, быел аның иҗаты буенча махсус конкурс та үткәрелгән иде. Зилә Вәлиева әлеге чарада яшьләрнең күпләп катнашуына басым ясап: “Бәйгенең сораулары шулкадәр оста итеп куелган иде, аларны Г.Исхакыйның әсәрләрен укымый торып җавап бирү мөмкин түгел”, - дип, бәйгенең югары дәрәҗәдә булуын да билгеләп үтте.
Әйе, бүгенге көндә Г.Исхакыйның иҗатын фәнни яктан өйрәнү уңышлы бара. Ләкин әле проблемалар да юк түгел. Аларны хәл итү юнәлешендә, Исхакыйны шәхес буларак та, иҗаты белән дә халыкка ныграк таныту йөзеннән укытучыларга, китапханәчеләргә, галимнәргә, ягъни барлык мәдәният хезмәктәрләренә үзләреннән өлеш кертергә кирәклеген дә әйтеп узды мәдәният министры.
Конференциянең пленар утырышыннан соң, докладлар яңгырады, төштән соң исә җыен “Г.Исхакый һәм татар әдәбияты” һәм “Г.Исхакый һәм татар теле, мәгарифе, тарихы” дигән секция утырышларында дәвам итә. Аларда барлыгы 60тан артык кеше катнаша. Конференция эшенә бүген кич белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак “Гасырлар кичеп” дип исемләнгән чара нокта куячак.
Чыганак: "Татар-информ"