Хөрмәтле укытучылар!
Хөрмәтле укытучылар!
Авыр һәм катлаулы, әмма йөрәккә май булып ята торган һөнәри бәйрәмегез көнне Сезне чын күңелебездән тәбрик итәбез! Эшегездә, гаиләгездә шатлык-бәхет булуын телибез! Үз эшегезгә, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә, шул ук вакытта туган телебезгә тугры булып калыгыз. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
Бу тормышта бар да үтә, тормыш алга бара! Сезнең олы хезмәтегез, биргән белемнәрегез кешелек дөньясын алга этәрә, яңа ачышларга - прогресска илтә. Сез - киләчәк дөньяга, тормышка ишекләрне ача торган ачкычларның хуҗасы! Әлеге һөнәрегез, статусыгыз белән горурланыгыз, аңа тап төшермәгез!
Укытучы хезмәте
Укытучым! Безнең тормышта сез –
Маякларның иң-иң яктысы.
Бит сез биргән белем, киңәш белән
Бу тормышта җиңел атлыйсың.
Белем генә түгел, тәрбия дә
Алганбыз без сездән дәрестә.
Укыганда алган белемнәрне
Кулланабыз хәзер һәр эштә.
Укытучым! Сезнең авыр хезмәт
Көн дә лаек рәхмәт-хөрмәткә!
Беркайчан да сезне онытмыйбыз
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә!
Раил Гатауллин.
Ихтирам белән, "Белем.ру" (ooo.belem.ru) һәм "Белем Академиясе" (academy.belem.ru) командасы.