«Пиксель и точка» ‒ «Пиксель һәм нокта» республикакүләм бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!
2022 елның 23 июлендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы игълан иткән иде.
Өч юнәлештә (18 номинациядә) үткәрелгән әлеге бәйгегә 1,5 ай дәвамында барлыгы 282 эш кабул ителде, алар арасыннан 6 җиңүче һәм 12 лауреат сайлап алынды.
Сезгә җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлеген тәкъдим итәбез.
I урын: Кәримуллина Адилә Алмаз кызы (Казан шәһәре);
II урын - Гордеева Диана Викторовна (Кукмара районы);
II урын - Сабирова Айзирәк Ренат кызы (Актаныш районы);
III урын - Михайлова Виктория Эдуардовна (Әгерҗе районы);
III урын - Шакиров Раил Илһам улы (Минзәлә районы);
III урын - Мөхәммәтшина Зәринә Илгиз кызы (Апас районы).
Дипломантлар:
- Абдуллина Язилә Илсур кызы (Минзәлә районы);
- Касимова Алсу Марат кызы (Арча районы);
- Мөлекова Мәликә Марсель кызы (Апас районы);
- Мөхәммәтгалиев Фидан Фәрид улы (Әтнә районы);
- Нуриев Назил Нурислам улы (Балык Бистәсе районы);
- Хәсәншина Камилә Искәндәр кызы (Казан шәһәре);
- Михайлова Ирина Эдуардовна (Әгерҗе районы);
- Шәрифуллин Рафил Ринат улы (Мөслим районы);
- Гыйләҗева Сөмбел Рәдиф кызы (Казан шәһәре);
- Вәлиева Камилә Рамил кызы (Апас районы);
- Зиязиева Нәргизә Фәнис кызы (Минзәлә районы);
- Хәйруллина Айсылу Раил кызы (Апас районы).
«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы барлык финалистларны чын күңелдән тәбрик итә, барлык катнашучыларга да киләчәктә иҗади уңышлар теләп кала!