Әдәбият фәне маягы
24 Oct, 2022 Рәмилә Мансурова 0
26 октябрь көнне 14 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла. Кичәдә Резеда Ганиеваның тормыш иптәше, галим З.Рәмиев, ТӘһСИ галимнәре Ә.Закирҗанов, Э.Галимҗанова, Г.Тукай премиясе лауреаты, артист Р. Төхфәтуллин, журналист И. Кыямов, Татарстанның халык артисты Ф.Әбүбәкеров, артист, режиссер А.Хәмзин катнаша.
Адрес: Казан, Габдулла Тукай ур., 74.
Белешмәләр өчен телефон: 590-86-67.
Керү ирекле.